Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.09.2019, 14:36

Казанның дүрт паркында игелек ярминкәләре узачак

Хәйрия базарларында барлык теләүчеләр мәктәп укучылары әзерләгән кул эшләнмәләрен һәм тәм-томнар сатып ала алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). Шимбә көнне, 14-нче сентябрьдә, Казан паркларында игелек ярминкәләре узачак. «Крылья Советов», Урицкий исемендәге, «Калейдоскоп» паркларында һәм Фучик урамындагы бульварда барлык теләүчеләр укучылар әзерләгән кул эшләнмәләрен һәм тәм-томнар сатып ала алачак. Паркларда шулай ук мастер-класслар, бүләк уйнату һәм концертлар планлаштырылган. Чара көзге игелек атнасын тәмамлаячак.

Фучик урамындагы бульварда кунакларны буйлы курчаклар тамашасы көтә, ә Урицкий исемендәге паркта барлык теләүчеләрне бушлай туңдырма белән сыйлаячаклар.

Паркларда «Игелекле Казан» проекты волонтерлары шәһәр халкына хәйрия фондлары һәм игелек эшләргә ярдәм итә торган проектлар, шулай ук үзләренә кушылу һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү ысуллары турында сөйләячәкләр. Волонтерлар командасының әгъзасы булу өчен һәркем анкета тутыра ала.

Шәһәр ярминкәләрендә шәһәр халкына цифрлы телевидениегә күчү турында, кирәкле җиһазларны кайда сатып алырга, приставка һәм антеннаны тоташтырырга, шулай ук волонтерны өйгә чакыртырга мөмкин булуы хакында хәбәр итәчәкләр.

Игелек ярминкәләре 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә «Игелекле Казан».

Бу көнне Горький исемендәге паркта яман шешне җиңгән өлкәннәр һәм балалар «Җиңүчеләр йөгереше» үткәрәчәк. Спорт бәйрәме программасында – трассаны үтү, мастер-класслар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңел ачу, хәйрия ярминкәсе һәм онкогематология бүлегенең кечкенә пациентлары куллары белән ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе. Спорт бәйрәме 10.00 сәгатьтә башлана

Ярминкәдә җыелган барлык акчалар мохтаҗ балаларга ярдәм итү өчен тотылачак. Моннан тыш, макулатура җыюдан килгән акчага һәр мәктәп билет сатып ала һәм ветераннарны «Җәлил» операсына чакыра.

Игелек ярминкәләре үткәрелгән 3 ел эчендә шәһәрлеләр көче белән хәйриячелеккә

15 млн.сумнан артык акча тапшырылды.

Барлык яңалыклар