Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Ачык кино күрсәтү 20:30 сәгатьтә башлана
Пәнҗешәмбе көнне «Крылья Советов» паркында «Белые росы» фильмын күрсәтәчәкләр
«Крылья Советов» паркында 1 августта гадәттәгечә «Ретро-пәнҗешәмбе» урам кинокүрсәтүе узачак. Кичәдә режиссер Игорь Добролюбовның «Белые росы» фильмын күрсәтәчәкләр.

«Фильмның төп герое, 80 яшьлек Федор Ходас, туган авылында яшәргә күнеккән һәм күпфатирлы йортта ничек яшәячәген күз алдына да китерә алмый. Әмма аның авылын яңа микрорайон төзү өчен җимерәләр, ә халыкка шәһәрдә фатирлар тәкъдим итәләр», – дип сөйләделәр 1983 елгы картинаның сюжеты турында шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Фильм 20:30 сәгатьтә «Ракушка» җәйге эстрадасында күрсәтелә башлый. Урамда кино күрсәтүләр җәдвалы белән сылтама буенча танышырга була.

2024-07-30T17:18:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.