В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Профессиональ фигуристлар теләүчеләр өчен мастер-класс үткәрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь). Бүген, 14 декабрьдә, "Черек күл" паркында шәһәр шугалагы ачылачак. Яңа кышкы сезон башлану хөрмәтенә шугалакта "Барлык буыннар биюе" дигән кичә узачак. Бу кичтә шугалакта дресс-код эшләячәк - кунакларга ачык төсле шарф һәм шапка кияргә кирәк.
Кунаклар алдында республика олимпия резервы мәктәбе фигуристлары чыгыш ясаячак, ә барлык теләүчеләр өчен профессиональ фигуристлар мастер-класс үткәрәчәк. Моннан тыш, кунакларны Кыш Бабай һәм Кар кызы исеменнән яңа ел котлавы, конкурслар һәм бүләкләр көтә.
Шугалакның рәсми ачылышына прокатта "фигурист ярдәмчеләре" – балалар шуарга өйрәнгән вакытта таяна алачак хайваннар фигуралары пәйда булды.
Исегезгә төшерәбез, табигый бозлы шугалак мәйданы 6 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк. Бу сезонга 250 пар тимераяк сатып алынган. Шугалак көн саен 13.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли, ял көннәрендә - 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, тимераяклар бирү 21.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Шугалак эше, прокат бәясе турында (843) 215-74-00 телефоны буенча белергә була.
Шугалакны ачу тантанасы 18.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Техник режимда боз мәйданчыгы 8 декабрьдән эшли.