В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Манарада «Педагог һәм остаз елы» дигән язу чыгачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). Иртәгә, 5 нче октябрьдә, Укытучылар көне уңаеннан Казан телеманарасында бәйрәм уты кабызылачак.
Шәһәр халкы һәм кунаклары светодинамик тамашаны 17:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күзәтә алачак, дип хәбәр иттеләр Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Манарада Россия Федерациясе дәүләт флагы фонында «Педагог һәм остаз елы» дип язылачак.
2023 ел Россия Президенты указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Елның миссиясе – педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген башкаручыларның статусын тану.