Ике көн дәвамында аның иҗатының төрле чорларыннан 7 әсәре башкарылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
6-нчы ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында «Мәхәббәт белән София» онлайн-концерты 20.00 сәгатьтә башланачак. Чараны оештыруда мактаулы профессоры София Гобәйдулина булган Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе катнаша. Трансляцияне сылтама буенча карарга мөмкин булачак.
Концертта «Яңа музыка» Камера оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижер – ТРның атказанган артисткасы Анна Гулишамбарова), TATARICA Казан консерваториясе оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижер – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов), Мәскәү заманча музыка ансамбле (МАСМ) чыгыш ясаячак. Казан консерваториясе укытучылары – халыкара конкурслар лауреатлары Карина Горбанова һәм Фәрит Нуруллоев , перкуссионист Михаил Косов катнашында С.Гобәйдулинаның орган әсәрләрен башкарачак. МАСМ солистлары башкаруында композиторның һәм аның күренекле замандашларының – А.Пярт, В.Сильвестров, П.Кармановның камера әсәрләре яңгыраячак.
8-нче ноябрьдә 20.00 сәгатьтә «Көзгедә көзге» икенче онлайн-концерты узачак. Трансляция София Гобәйдулина исемендәге Заманча музыка үзәгеннән оештырылачак һәм сылтама буенча карарга мөмкин булачак.
Мәскәү заманча музыка ансамбле башкаруында Александр Скрябин, София Гобәйдулина, Альбана Берг, Арво Пярта, Антон Светличный әсәрләре яңгыраячак, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә. Концерт программасына шулай ук яшь Казан композиторы Лилия Исхакованың кларнет һәм электроника өчен әсәре дә кертелгән.
Концертларны Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе, София Гобәйдулинаның заманча музыка үзәге һәм Мәскәү заманча музыка ансамбле оештыра.