Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.05.2020, 16:09

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Казан урамнары буенча «Татария колхозчысы» исемен йөрткән Т-34 танкы узачак

Республикада барлыгы 400-дән артык төрле акция һәм онлайн-чаралар узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май, Ксения Швецова). Татарстанда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан онлайн режимда 400-ләп төрле акция һәм чара үткәреләчәк. Республика халкы һәм аның башкаласында яшәүчеләр, өйдән чыкмыйча гына, 9-нчы Май бәйрәмендә катнаша алачак. Быел коронавирус пандемиясе аркасында гамәлдән чыгарылган Җиңү парады июньдә яисә сентябрь башында - республикада санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә - узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Танк училищесы курсантлары легендар танкны торгыздылар

«Җиңү көне - бөтен ил халкы өчен мөһим бәйрәм. Коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле катлаулы вәзгыять тууга карамастан, без бәйрәм чараларын уздырудан баш тартмадык, ә форматны яңадан карадык, - дип билгеләде Ләйлә Фазлыева. - Мөмкин булган кадәр без аларны онлайн-режимга күчерергә тырыштык».

9-нчы майга багышланган чаралар республикада старт алды инде. Мәсәлән, волонтерлар Татарстанда һәм башка субъектларда «Сезгә, туганнар!» акциясен башлап җибәрделәр, аның барышында үзиреклеләр Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлыйлар һәм аларга бүләк җыелмалары тапшыралар. Проект хәйрия чаралары хисабына гамәлгә ашырыла. Шулай ук республика муниципалитетларында «Җиңү хаты» акциясе уза, анда катнашучылар мәктәп укучылары белән бергә ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә котлаулар язалар, «Ишегалды белән җырлыйбыз» акциясе һәм социаль челтәрләрдә төрле бәйрәм флешмоблары үтә, дип өстәде Л.Фазлыева.

Татарстан башкаласында Җиңү көнен масштаблы бәйрәм итү 8-нче майда Казан танк училищесы инициативасы белән үткәрелә торган тарихи хәрби техника автойөрешеннән башланачак, дип искәртте Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. «Шәһәр буйлап автоколонна составында сугыш елларында тыл хезмәтчәннәре акчасына җыелган һәм быел танк училищесы курсантлары көче белән торгызылган «Татария колхозчысы» исемен йөрткән Т-34 танкы узачак, - диде А.Абзалов. - Шулай ук колоннада мактаулы урынны «ИС-3» танкы алачак. Колонна шәһәр урамнары буйлап 9.00-дән 11.00-гә кадәр барачак.

Шул ук көнне Җиңү паркында Җиңү Байрагы күчермәсен 50 метрлы флагштокка күтәрү тантанасы узачак, аны трансляцияләүне тамашачылар ТНВ телеканалында күрәчәк.

Казанның 50-дән артык ишегалды инде «Россия флаглары. 9-нчы май» һәм «Җиңү тәрәзәләре» кебек акцияләргә кушылды. Катнашучылар тәрәзәләргә Россия әләменә хас өч төсне эләләр, Җиңү көненә багышланган рәсемнәрне һәм Георгий тасмаларын беркетәләр.

Һәйкәлне ачу, салют һәм «Җиңү утлары»

Төп чаралар традицион рәвештә 9-нчы майда узачак. Казанда бу көнне 8.00 сәгатьтә «Авторетроклуб-21» республика иҗтимагый оешмасы катнашучыларының бәйрәм йөреше узачак, дип искәртте Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. Катнашучылар сугыш еллары автомобильләрендә Беренче май мәйданыннан Урицкий исемендәге парктагы мемориал аша, Җиңү паркы аркылы, Горький исемендәге паркта урнашкан Мәңгелек утка киләчәк. 10.00 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путин котлавын турыдан-туры трансляцияләү башланачак, шуннан соң бер минутлык тынлык игълан ителәчәк.

Шәһәр халкы шулай ук Бөек Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салуны телевизордан карый алачак. «Ветераннар оешмалары һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре инициативасы белән Җиңү паркында урнаштырылган совет солдатына монумент ачу аеруча мөһим вакыйга булачак, - дип искәртте Мәдәният идарәсе башлыгы. - Бу чараларны шәһәр халкы туры эфирда күрә алачак».

19.00 сәгатьтә барлык теле- һәм радиоканалларның эфирлары Бөек Ватан сугышы сугышчыларын бер минут тынлык белән искә алуга бүленәчәк. Барлык теләүчеләр дә «Ишегалды белән җырлыйбыз» акциясенә кушыла һәм балконга чыгып «Җиңү көне» җырын башкара алачак.

22.00 сәгатьтә «Җиңү утлары» бөтенроссия акциясе узачак, аңа шулай ук Татарстан да кушылачак, дип хәбәр итте Л.Фазлыева. «Үз тәрәзәләре янына шәмнәр, смартфоннарда кабызылган фонарьлар белән басарга мөмкин булачак, - дип аңлатты ул. - Бу яктылык хәрби еллар вакыйгалары турындагы хәтерне символлаштырачак».

«Җиңү утлары» акциясе башланганчы, якынча 21.50 сәгатьтә, ТНВ телеканалында бәйрәм салюты трансляциясе узачак.

«Көн дәвамында 9-нчы майда бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышачакбыз. Без ветераннар йортлары янында мини-парадлар, театральләштерелгән котлаулар үткәрергә планлаштырабыз, бүләкләр тапшырачакбыз», - диде Л.Фазлыева. Быел «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясе дә онлайн-режимда уза. Аңа кушылыр өчен сайтта теркәлү узарга кирәк.

«Республикада барлыгы 400-гә якын төрле чара һәм акция узачак, - дип өстәде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары. - Быел пандемия аркасында гамәлдән чыгарылган Җиңү парадын июньдә яисә сентябрь башында - санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә - үткәрү планлаштырыла».

Республика халкы берничә ай дәвамында социаль челтәрләрдә иҗади онлайн-конкурсларда актив катнаша, дип өстәде ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова. Иң популярлары арасында - «Беләм, хәтерлим, горурланам!» проекты, анда катнашучылар Җиңү турында шигырьләр укыйлар һәм Instagram челтәрендә #знаюпомнюгоржусь хештегы белән видеоязмалар урнаштыралар. «Җиңү истәлеге» һәм «Сугыш шигырь юлларында» проектлары да популярлык казанды. Алар шулай ук шигырьләр укучы талантлы татарстанлыларны берләштерделәр. Аларга барлык теләүчеләр дә кушыла ала, проектларны социаль челтәрләрдә хештеглар һәм исемнәре буенча табарга мөмкин.

Барлык яңалыклар