В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халык кая һәм нинди фракцияләрне эшкәртүгә кабул итүләре турында белә алачак
«Минем Казан» чат-ботының функционалын киңәйттеләр – хәзер анда икенчел чималны эшкәртүгә кайда кабул итүләрен белергә була. Цифрлы ярдәмче Telegram мессенджерында бар.
«Аерым җыю» категориясендә шәһәрнең кызыксындырган районын, ә аннары – тапшырырга ниятләгән фракцияне (металл, пластик, пыяла, кием, макулатура) сайларга кирәк. Шулай ук чат-ботта «Калдыкларны аерым җыю» проектына сылтама бар, анда бу темага файдалы мәгълүмат тупланган.
Моңа кадәр Казанда административ хокук бозулар өчен штрафларны тикшерү буенча чат-бот эшләтеп җибәрделәр. Сервиста кулланучылар муниципаль парковкада сессияне түләмәгән өчен түләтүләр булу-булмау, машинаны яшел зонада урнаштыру яки чәчелә торган йөкләрне сөзәксез ташу турында белә ала.