Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.08.2020, 12:03

2020 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде

Карар Казан шәһәре думасының XLI сессиясендә кабул ителде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Алена Мирошниченко). 2020 елга Казан бюджетына үзгәрешләрне бүген депутатлар Ратушада узган Казан шәһәре думасының XLI сессиясендә хуплады. Шәһәр казнасы керемнәре 10,8 млн сумга, чыгымнар - 29,6 млн сумга арткан.

Казанның Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин кайбер чыгымнарның бюджетта каралмаган булуын, әмма кайбер юнәлешләр буенча кирәк булуларын билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә 18,8 млн сум күләмендә калган акчаларны 2020 ел башына Казан мәдәниятен үстерү программасын гамәлгә ашыруга - 10 млн сум, шәһәр Думасы биналары комплексын тикшерү һәм агымдагы ремонт эшләренә - 6,8 млн сум, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрне карап тотуга 2 млн сум җибәрергә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, автоном һәм бюджет учреждениеләренең файдаланылмаган калдыкларын кайтару хисабына мәдәният үсеше программасын гамәлгә ашыруга шәһәр чыгымнары 10,8 млн сумга арткан, дип хәбәр итте спикер.

«Шулай итеп, 2020 елга шәһәр бюджеты күләме керемнәр буенча 25 млрд 323 млн 564,5 мең сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча - 26 млрд 241 млн 823,2 мең сум һәм дефицит - 918 млн 258,7 мең сум, аларны каплау чыганагы - шәһәр бюджетының ел башына калган акчалары», - дип йомгаклады И.Мөхәммәтшин.

Карар проекты бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышында каралды. Контроль-хисап палатасының уңай бәяләмәсе бар. Үзгәрешләр шәһәрнең беренче чираттагы бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте депутатлар. Бюджетны үзгәртү турында карар кабул ителде.
Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XLI сессиясе, 12.08.2020
Видеорепортаж
12.08.2020 13:01
Казан шәһәре Думасының XLI сессиясе, 12.08.2020
Барлык яңалыклар