Юлларда бозлавык сакланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). 29-нчы декабрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә минус 10-12 градус, аязган вакытта 15 градуска кадәр суык, көндез минус 8-10 градус булачак. Юлларда бозлавык сакланачак.
Татарстан буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 8-дән 13 градуска кадәр суык булачак, аязган вакытта – 18 градуска кадәр суык, көндез – 7-дән 12 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.