Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.11.2019, 13:06

Якын арада Казанда кышкы салкыннар көтелми

Тотрыклы кар катламы һәм һава температурасының түбәнәюе декабрь ахырына фаразлана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь, Ксения Швецова). Быел Казанда һава торышы нормадан аномаль тайпылышлар булу белән аерылып тора. Якын көннәрдә ТР башкаласында +12 градуска кадәр җылыну көтелә, әмма гадәти климат нормалары буенча ноябрьдә тискәре һава температурасы өстенлек итәргә тиеш. Якын арада казанлыларга кышны көтәргә кирәкми - тотрыклы кар катламы һәм һава температурасының төшүе декабрь азагына гына көтелә, дип хәбәр итте бүген «Татар – информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Казанда күзәтелә торган гадәти булмаган җылы көз глобаль җылыну белән бәйле, дип билгеләп үтте Ю.Переведенцев. Метеомәгълүматлар нигезендә, ел саен бөтен дөнья буенча уртача тәүлеклеклек һава температурасы күтәрелә бара. Татарстанда шулай ук аномаль җылы һава торышы булган көннәр саны арта.

«1850 елдан бирле алып барылган метеокүзәтүләр чорында сентябрь, октябрь һәм ноябрь башы быел иң югары һава температурасы булган айлар булды, – дип хәбәр итте Ю.Переведенцев. – Бүген һәм якын көннәрдә Казанда һава температурасы плюс булып кала, бу ноябрь өчен хас түгел. Бу төньяк атлантик климатның актив йогынтысы белән аңлатыла. Атлантикада өслек суының температурасы күтәрелә, һәм шул рәвешле, аннан килә торган һава массалары бик җылы».

Якын көннәрдә ТР башкаласында һава +12 градуска кадәр җылынырга мөмкин, әмма атна ахырына һава температурасы акрынлап төшә башлаячак, дип өстәде спикер. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренә караганда, хәзерге вакытта һава температурасы аномалиясе 5-6 градус тәшкил итә.

Синоптиклар температура режимының җәйге чордан тыш ел дәвамында артуын билгеләп үтәләр. Әйтик, июль-август айларында һава температурасы нормадан түбән иде, ә сентябрьдән – югарырак.

Ю.Переведенцев билгеләп үткәнчә, һава температурасы бер айда 80%-ка артса, киләсе айда да шундый ук хәл көтәргә кирәк. Әйтик, октябрь артык җылы булса, ноябрь һәм башка айларның да шулай ук аномаль җылы булу ихтималы зур. Шуңа күрә, тулаем алганда, Казанда кыш салкын булмаячак, һава температурасы нормадан җылыну ягына авышачак, дип фаразлана.

«Тотрыклы кар катламы һәм һаваның тискәре температурасын без декабрьнең 20-нче числоларында көтәбез, - диде Ю.Переведенцев. - Декабрьдә һава температурасы нормага якын яки нормадан минус 8 градуска югарырак булыр, дип көтелә. Гыйнвар аенда - минус 12 градус тирәсе».

Бүген һәм иртәгә ТР башкаласында явым-төшемнәр сакланачак, басым кискен үзгәрмәячәк, дип өстәде спикер.

Барлык яңалыклар