Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар.) 16-нчы гыйнварда «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында «Хатын-кызлар өчен аралашу клубы»ның чираттагы очрашуы узачак. Чарада катнашучылар хыялларны күзаллау өстендә
эшләүне дәвам итәчәк һәм шәхси теләкләр картасын төзиячәк, хыялланырга, үз хыялларын рәсемгә төшерергә һәм аларны тормышка ашырырга өйрәнәчәкләр.
Клуб очрашуларында хатын-кызлар шәхси үсеш, бала тәрбияләү, гаиләдә һәм эштә конфликтларны хәл итү ысулларын өйрәнәләр, гамәли күнегүләр башкаралар, арт-терапия белән шөгыльләнәләр. Клуб белән җитәкчелек итүне һәм очрашуларны оештыруны югары категорияле психолог, арт-терапия буенча белгеч, бизнес-тренер Наталья Ипполитова башкара.
Очрашу 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча («Яхшы куллар» хәйрия склады) узачак.
Клубка теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин, катнашу бушлай. Очрашуга түбәндәге телефон буенча язылырга мөмкин: +7(843)236-65-61. Фондта булганда битлекләрдән кулланырга кирәк, дип искә төшерәләр хәйрия фондында.