Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.02.2025, 11:11

Казан автобусларында билетсыз пассажирларны ачыклаганнар

Түләнмәгән юл өчен штраф 2500 сум тәшкил итә

Контроль-ревизия хезмәте кондукторсыз түләү системасы белән җиһазландырылган автобусларда билетсыз пассажирларны ачыклаган. Беренче тикшерүләр Казанның Киров районында 22, 36, 46 һәм 72 нче маршрутларда узды.

72 нче номерлы автобуста ревизорлар 35 яшьтән өлкәнрәк өч билетсыз ир-атны ачыклаган. Пассажирларның берсе контролерларны ул юл өчен түләгән, ләкин билетны югалткан, дип ышандырырга тырышып караган. Аның сүзләрен транспорт йөртүче кире каккан. Хокук бозучыларга карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.

Түләнмәгән юл өчен пассажирларга 2500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Бу чакта халыкны кисәтәләр: ревизорлар акт кына төзиләр, түләтү турында карарны административ комиссия кабул итә. Әгәр пассажирдан шунда ук штраф түләргә сорасалар, бу мошенниклар хәйләсе, дип хәбәр итә «2 нче номерлы ПАТП» МУП матбугат хезмәте.

Предприятиедә юл йөрү өчен бер тукталыш эчендә түләргә кирәклеген искәрттеләр. Сатып алынган билетны бөтен сәфәр дәвамында сакларга кирәк. Автобусларда сайлап тикшерү дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел «2 нче номерлы ПАТП» МУП 152 автобусында юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасы кертеләчәк. 2024 ел ахырында валидаторлар бу предприятиенең 42 берәмлек транспортында урнаштырылган. Әмма әлегә бөтен автобус паркын кондукторсыз системага күчерү бурычы тормый.

Барлык яңалыклар