Лекцияләр һәр якшәмбедә җәйге йортның икенче каты территориясендә узачак.
Фото: Денис Гордийко
7 нче августта психолог Юлия Козина максатларга ничек ирешеп булуы турында сөйләячәк. 14 нче августта Евгения Лебедева «Шәхес – нормада һәм патологиядә» дигән темага лекция белән чыгыш ясаячак. 21 нче августта Алексей Шипицов белән очрашуда казанлылар «Ни өчен туганнар наркология һәм психиатрия клиникаларына ышанмый?» дигән темага сөйләшәчәк. 28 нче августта Ринат Минһаҗев гиперопека һәм гипоопека проблемалары турында сөйләячәк.
Лекцияләр якшәмбе көнне 13:00 сәгатьтә – җәйге йортның икенче каты территориясендә, ә начар һава шартларында беренче катта узачак.
Беренче чарага теркәлү сылтама буенча үткәрелә, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.