Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Августта Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләр бер көнгә күбрәк ял итәчәк. 30-ечы августта – Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора.
Шулай итеп, шәһәр халкы өч көн рәттән ял итәчәк: 28-нче, 29-нчы һәм 30-нчы август көннәрендә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.