Мөселманнарга прививкалар ясатырга һәм вирусларга каршы кисәтү чараларын күрергә киңәш ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Агымдагы елның август аенда Согуд Гарәбстанына хаҗга баручы Россия хаҗилары юлга чыга. Быел Татарстан Республикасыннан Хаҗга 1500-1800 кеше бара. Виза алыр өчен аларда менингококк инфекциясенә каршы вакцинация үтү турында халыкара сертификат булырга тиеш. Хаҗиларга шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре һәм төрле инфекцияләргә каршы кисәтү чаралары турында онытмаска киңәш ителә.
Хаҗиларга сәяхәткә җентекләп әзреләнергә киңәш ителә. ТР буенча Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә федераль хезмәт идарәсе хәбәр иткәнчә, Согуд Гарәбстанында якын көнчыгыш коронавирус респиратор синдромы буенча тотрыксыз хәл күзәтелә. Әлеге респиратор авыру вакытында ринит, хәлсезлек, тамак кибү, коры ютәл һ.б. билгеләре күзәтелә. Авыру үлемгә китерергә мөмкин, шуңа күрә белгечләр хаҗиларга кешеләр күп булган урыннарда кисәтү чараларын үтәргә чакыралар. Кулларны ешрак сабынлап юарга, кайнатылмаган һәм пастеризацияләнмәгән дөя сөтен эчмәскә, шулай ук оештырылмаган сәүдә урыннарында азык-төлек алмаска, марля бәйләвече бәйләргә, шешәдәге су, эчемлекләр һәм соклар гына эчәргә киңәш ителә. Җиләк-җимеш һәм яшелчә юар өчен дә кайнатылган яисә шешәдәге су гына кулланырга киңәш ителә.
Хайваннар белән эш иткәндә сак булырга, тешләнгән, тырналган һәм селәгәйләнгән урыннарны су белән җентекләп юарга һәм медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кояш һәм җылы сугуны кисәтү өчен җиңел һәм табигый тукымадан тегелгән киемнәр, баш киемнәре кияргә киңәш ителә. Бөҗәкләрдән саклану өчен ябык киемнәр кияргә кирәк.
Виза алыр өчен төп таләпләрнең берсе – менингококк инфекциясенә каршы вакцинация үтү турында халыкара сертификат булу. Аны республиканың 7 учреждениесендә алырга мөмкин, Казанда ул Вахитов районының “7-нче шәһәр хастаханәсендә” бирелә.
Хаҗдан кайткач, авыру билгеләре күзәтелгән очракта (өшү, югары температура, хәлсезлек, тамак авырту һ.б.), хаҗиларга кичекмәстән медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Билгеләп үтәргә кирәк, Хаҗга ел саен 160 илдән 2 миллионга якын кеше бара, шуларның 16 меңнән артыгы – Россия Федерациясеннән.