В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук Каменев йортында, Алафузов театрында, элеккеге Главпочтамат бинасында һәм Мәрҗани мәчетендә дә торгызу эшләре дәвам итә
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь, Зилә Гайфи). Татинвестгражданпроект Яшел Үзән районында урнашкан метеор бүлеге павильонын реставрацияләү проектын эшли. Аны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керткәннән соң, әлеге территориядә объектларны саклау, аны үстерү төп бурыч булып тора, дип билгеләп үтте бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты рәисе Иван Гущин. Авария хәлендәге агачлар булуга территорияне тикшерү, табигый дренаж каналларын чистарту һәм торгызу эшләре башкарылган, инженерлык инфраструктурасы объектларын реконструкцияләү планлаштырыла.
Быел реставраторлар һәм архитекторлар бөтен республика буенча 30 дан артык һәйкәл белән эшли. Аларны саклауга 4 млрд сум акча бүленгән.
«Татарстанда 1721 мәдәни мирас объекты бар, шул исәптән 280 археология объекты. Агымдагы елда ачыкланганнарның исемлеге 19 объект белән тулыландырылды, шул исәптән элек билгеле булмаган тугыз археология һәйкәле белән. Объектлар гына түгел, тулы бер уникаль территорияләр дә сакланырга тиеш. Бүген аерым контрольдә – 13 тарихи җирлек. Мәдәни мирас объектларының 70% ка якыны аларда урнашкан», - дип сөйләде Иван Гущин.
Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе реставрациядән соң Казанның Фешин исемендәге сәнгать училищесын ачуны ел вакыйгаларына кертте. Бинада ремонт һәм реставрация 2019 елдан бирле алып барылды: уку сыйныфларын, остаханәләрне, актлар һәм уку залларын, музей, күргәзмә залын яңарттылар.
Быел Казан Кремлендәге Спас манарасының реставрацияләнгәннән соң ачылуы да көтелгән вакыйга булды. «Белгечләр масштаблы эшләр үткәрделәр: фундаментны, диварларны ныгыттылар, тарихи уемнарны ачтылар, биш очлы йолдызны, корылмадагы сәгатьләрне ремонтладылар. Ә яңа музейны кирмәннең фортификациясенә һәм манараның үзенә багышлыйлар», - дип искә төшерде Иван Гущин.
Янгыннан соң Алафузов театрын – (Гладилов урамы, 49) эшчеләр 1905 елда күп санлы митингларга җыелган Алафузовның җитен туку фабрикасы бинасын торгызу дәвам итә. Хәзер белгечләр авариягә каршы эшләр алып бара, кирпеч стеналарны, түбә конструкцияләрен ныгыталар.
Мәрҗани мәчетендә (К.Насыйри ур., 17) авариягә каршы эшләрнең беренче этабы башланды. Фундамент һәм стеналарны ныгыту, авария хәлендәге штукатурканы сүтү, ярыкларны ябу, түбәне ремонтлау күздә тотыла. Икенче этапта инженерлык челтәрләре яңартылачак, бинаның тарихи йөзен булдыру өчен биналарны яңадан планлаштыру да мөмкин.
Хәйриячеләр хисабына быел 1801-1805 елларда төзелгән Яңа Бистә мәчетендә (Мехчылар урамы, 27/20) реставрация башланды. Тәхарәтханә төзелеше планлаштырыла, күп еллар дәвамында булмыйча, бик кызганыч күренеш тудырган манараны торгызу эшләре бара», – дип билгеләп үтте Иван Гущин.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бинасында (Островский ур., 4) реставрация эшләре алып барыла. Бу йортта 1929-1953 елларда ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Таҗи Гыйззәт яшәгән. Фасадны ремонтлау һәм реставрацияләү, кирпеч кладканы яңарту, җөйләрне чистарту, торгызу һәм тутыру планлаштырыла.
XVIII гасырда шагыйрь Гаврила Каменев яшәгән йортта (Кремль урамы, 7) нигезне ныгыту, биналарны гидроизоляцияләү, гөмбәзләрне ныгыту, япмалар төзү белән бәйле масштаблы эшләр дәвам итә.
1913 елда төзелгән элеккеге Главпочтамат бинасында (Кремль урамы, 8) шулай ук корылманың конструктив характеристикаларына кагылышлы җитди реставрация алып барыла. Белгечләр фундаментны ныгыту, тышкы бизәкләү, түбә ремонтлау эшләрен башкаралар.
Комитетның аерым игътибары астында мәдәни мирас объектларында урнашкан күп фатирлы йортлар тора. Аларның берсендә, 1934-1936 елларда төзелгән Чекистлар йортында (Карл Маркс урамы, 23/6), реставрация һәм капиталь ремонт тәмамлана.
Иван Гущин билгеләп үткәнчә, 1 нче сентябрьдән федераль законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә (Торак кодексында һәм «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында»гы законда «мәдәни мирас объектларын капиталь ремонтлау» төшенчәсе беркетелә. Хәзер мәдәни мирас объекты статусына ия булган йортларда эшләр ике алгоритмның берсе буенча башкарылачак: мәдәни мирас объектын саклау белән бәйле һәм мондый бурычларны күздә тотмаган. Яңа кагыйдәләр буенча ТРда мәдәни мирас объекты статусына ия булган беренче биш йортны ремонтлау планлаштырыла.