В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакантлы эш урыннары ярминкәләре һәм эш бирүче көннәре шәһәрнең барлык районнарында да узачак
Фото: Денис Гордийко
Шәһәрлеләргә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында сөйләячәкләр, дәүләт гарантияләре, хезмәт өлкәсендәге законнар мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.
Якындагы эш бирүче көне 2 нче апрельдә була. Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Гагарин урамы, 46 адресы буенча көтәчәкләр. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 564-30-67. Шулай ук cznkazan.moskir@tatar.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең шул ук филиалында 16 нчы апрельдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр вакансияләр мини-ярминкәсе оештырылачак.
Совет районында яшәүчеләргә 3 нче һәм 23 нче апрельдә эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр. Эш бирүче көне һәм вакансияләр мини-ярминкәсе 10:00 дән 12:00 гә кадәр узачак. Филиал Рихард Зорге урамы, 102 адресы буенча урнашкан. Күбрәк мәгълүматны cznkazan.sovet@tatar.ru электрон почтасы аша һәм +7(843)205-54-53 телефон буенча ачыкларга мөмкин.
12 нче апрельдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр өчен эш бирүчеләр көне оештырылачак. Дәгъвачылар Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча эшкә урнашуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак. Биредә үк 24 нче апрельдә шәһәр халкын вакансияләр мини-ярминкәсендә көтәчәкләр. Ике чара да 10:00 дән 12:00 гә кадәр узачак. Консультацияләр cznkazan.aviansav@tatar.ru электрон почтасы аша һәм +7 (843)560-88-98 телефоны буенча үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, 12 нче апрельдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак. Әлеге вакыйга студентлар, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, шулай ук эш эзләүчеләр һәм карьера юлын үзгәртергә хыялланучылар өчен үткәрелә. Чара Профессор Нужин урамы, 2 адресы буенча «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында оештырыла.
Эшсезләр өчен вакыйгалар сериясен Вахитов һәм Идел буе районнары буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында вакансияләр мини-ярминкәсе тәмамлаячак. Эш эзләүчеләр 24 нче апрельдә Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча эшкә урнашуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак. Сорауларга cznkazan.vahpriv@tatar.ru электрон почтасы аша һәм +7(843)224-86-83 телефоны буенча җавап бирәләр, дип җиткерделәр ведомствода.