Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.05.2024, 17:03

Агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл-ярминкәсе ачылды

Чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән 70 ләп компания үз продукциясен тәкъдим итте

Фото: Марат Мөгыйнов

Бүген «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл-ярминкәсе ачылды. Ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисади форумы кысаларында беренче рәсми чара булды. Ачылу тантанасында ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.

19 нчы майга кадәр агросәнәгать паркында «хәләл» стандарты буенча җитештерелгән азык-төлек, косметика, кием, атрибутика, аксессуарлар һәм йорт өчен товарлар сатып алырга мөмкин. Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Төркия, Иран, Азәрбәйҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм башка чит илләрдән 70 ләп компания катнаша, дип хәбәр итә ТР рәисе матбугат хезмәте.

Татарстанда «хәләл» стандарты буенча азык-төлек товарлары җитештерүче 100 дән артык предприятие бар, аларның продукцияләре якын һәм ерак чит илләргә актив экспортлана. Рөстәм Миңнеханов быел республикада хәләл сертификация органнарына таләпләр турында милли стандарт кабул ителүе хакында ассызыклап үтте.

«Бу чит илләр тарафыннан безнең хәләл продукцияне тануга, ислам таләпләренә һәм нормаларына туры килү гарантиясенә мөһим адым булачак. Бүген биредә Россия төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә җитештерелгән продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителә. Ярминкәдә катнашучыларга – нәтиҗәле эш, ә кунакларга уңышлы сатып алулар һәм уңай тәэсирләр телим», – диде ТР рәисе.

Соңрак Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Kazan Halal Market» хәләл-ярминкәсендә тәкъдим ителә торган продукция белән таныштылар. Республика рәисе сәүдә компанияләре вәкилләре белән аралашты.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисади форумы 19 нчы майга кадәр дәвам итәчәк. Анда 85 илдән һәм Россиянең 84 төбәгеннән 18 меңнән артык кеше катнаша.

Фоторепортаж
Агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл-ярминкәсе ачылды
Барлык яңалыклар