Төрле елларда ясалган рәсемнәрдә казанлыларның кышкы көннәрне һәм бәйрәмнәрне ничек уздырулары, XX гасырның 30 елларыннан башлап Яңа елны ничек каршылаулары сурәтләнгән.
Фото: Казан аэропорты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). Бүген Казан аэропортының 1А терминалында «Казанның кышкы елъязмасы...» фотокүргәзмәсе ачылды, ул Яңа елны бәйрәм итү тарихына һәм традицияләренә һәм Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең кышкы күңел ачуларына багышланган.
Төрле елларда ясалган рәсемнәрдә казанлыларның кышкы көннәрне һәм бәйрәмнәрне ничек уздырулары, XX гасырның 30 елларыннан башлап Яңа елны ничек каршылаулары сурәтләнгән, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Проект ТР Милли музее һәм Казан халыкара аэропорты тарафыннан гамәлгә ашырылды.