В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объект территориясендә 256 утыру урынына исәпләнгән трибуналар урнаштырылачак
Фото: Денис Гордийко
Казанда 2026 елда шәһәрнең кайбер спорт объектларына капиталь ремонт дәвам итәчәк. Төп проектларның берсе – Мирный торак массивында «Снежный барс» Чаңгы-биатлон комплексы базасын яңарту. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Казанның социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
Комплекс территориясендә 256 урынлык трибуналар урнаштыру, контроль-үткәрү пунктын һәм бәдрәфләрне җиһазлау, шулай ук яңгыр сулары канализациясен оештыру планлаштырыла.
Шулай ук быел Казанда шәһәрнең башка спорт объектларында төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. «Ракета» стадионында инженерлык челтәрләрен алыштыру, фасад эшләрен төгәлләү, шулай ук чишенү бүлмәләрен һәм кабинетларны яңарту планлаштырылган.
Моннан тыш, «Ватан» спорт комплексын да төзекләндерәчәкләр, анда баскетбол залының идән өслеген алыштырачаклар.
Капиталь ремонт «Стрела» спорт мәктәбенә дә кагылачак: монда һава җилләткеч системасын төзәтү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Мастерлар урамындагы «Салават Күпере» торак комплексында «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-сәламәтләндерү комплексын төзү дәвам итә. Бүгенге көнгә объектның төзелеш әзерлеге якынча 60% ка җиткән. Хәзер мәйданчыкта инженер коммуникацияләрен коралар һәм тышкы сэндвич-панельләр урнаштыралар.