Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.11.2023, 12:53

2024 елда Казанның Дәрвишләр бистәсендә яңа яшүсмерләр клубы барлыкка киләчәк

Бүгенге көндә шәһәрдә 18 мең кешене колачлаган 66 шундый киңлек ачылган

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь, Юлия Летникова). Казанның Дәрвишләр бистәсендә киләсе елда яңа яшүсмерләр клубы ачылачак, ул Солидарность урамында урнашачак. Шулай ук торак массивта булган яшьләр үзәген ремонтлаячаклар. Бу хакта матбугат конференциясендә «Подросток» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары берләшмәсе» МБУ директоры Екатерина Согрина хәбәр итте.

Декабрь аенда ТР башкаласында Кулагин, Бертуган Касыймовлар һәм Академик Губкин урамнарында яшьләр киңлекләре ачылачак, алар психологик үзәк һәм яшүсмерләр клубын берләштерәчәк. Моннан тыш, Казанда ел ахырына кадәр «Вертолет» яшьләр үзәген капиталь ремонтлауны тәмамларга планлаштыралар, анда спорт, хореография һәм концерт заллары, үзгәртелә торган фойе һәм видеостудия барлыкка киләчәк. 2023 елда яңа «Яратам» яшүсмерләр клубы да үз ишекләрен ачачак. Учреждениенең түгәрәкләрендә һәм секцияләрендә 800 яшь казанлы шөгыльләнә алачак, ә төрле чаралар белән аена өч меңгә кадәр кешене колачларга мөмкин булачак.

«Объектларны тиз ачарга тырышабыз, моның өчен шәһәр Башкарма комитетына зур рәхмәт. Яңа клублар яшьләр өчен кызыклы булыр дип өметләнәбез», – диде Екатерина Согрина.

Аның сүзләренчә, бүген Казанда 66 яшүсмерләр үзәге эшли. Аларда 560 түгәрәк һәм секция оештырылган (18 меңнән артык кешене колачлый), шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яраклаштырылганнары да бар.

Быел «Подросток» МБУ үзенең 35 еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан 1 нче декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә бәйрәм концерты булачак.

Барлык яңалыклар