500 дән артык фатир бюджет өлкәсе һәм предприятие хезмәткәрләренә, яшь һәм күп балалы гаиләләргә, ятим балаларга һәм грант алучы табибларга бирелгән
Фото: Денис Гордийко
2023 елда Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды 160,7 мең кв.м мәйданлы 64 йорт төзегән, аларның күбесе Казанда һәм Яр Чаллыда. 2966 гаиләне ташламалы шартлар буенча уңайлы фатирлар белән тәэмин иткәннәр.
Яңа фатирларны бюджет өлкәсе һәм социаль ипотека программасын финанслаучы предприятиеләр хезмәткәрләре, ятим балалар, яшь һәм күп балалы гаиләләр, грант алучы табиблар, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны алган.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, социаль ипотека программасы шартлары үзгәрешсез калган – торакны еллык 7% белән сатып алырга мөмкин, беренчел кертем фатир бәясенең 10% ыннан да ким түгел, кредит 28,5 елга кадәр бирелә. Бала туганда фатир алуга 200 мең сум күләмендә түләүсез субсидия бүлеп бирелә.