Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2023, 11:20

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уздырыла торган «ЛУЧ» фестивале 2023 елда тагын да масштаблырак булачак

Декабрь аенда әлеге чара илнең 25 төбәгеннән 1,5 меңнән артык катнашучыны җыйды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль, Юлия Летникова). Быел Казанда кабат «ЛУЧ» фестивале узачак, ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗади яктан үзләрен ачсын өчен зур мәйданчык булды. Фестиваль Инвалидлар декадасы кысаларында уздырылачак һәм аның масштабын киңәйтәчәк. Инициативаны Казан Мэры Илсур Метшин 2022 елга мәдәният өлкәсе буенча йомгак ясала торган традицион хисап киңәшмәсе вакытында хуплады.

«ЛУЧ. Люди, умеющие чувствовать» проекты 2020 елның сентябреннән тормышка ашырыла. Узган елның мартында ул фестивальне бөтенроссия дәрәҗәсендә уздыру өчен «Татнефть» хәйрия фондыннан грант алды. Декабрьдә проектта илнең 25 төбәгеннән, шул исәптән Белгород, Волгоград, Киров һәм Мәскәү өлкәләреннән килгән сәламәтлек үзенчәлекләре булган 1,5 мең кеше катнашты. 5 яшьтән өлкәнрәк балалар белән беррәттән үз иҗатларын өлкәннәр дә тәкъдим итте, ә иң олысына 95 яшь иде, дип сөйләде Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Оештыру комитетына читтән торып катнашу этабына бөтен илдән 540 тан артык гариза килде. Килеп катнашу этабы өчен 150 дән артык номер сайлап алынды, алар Тимер юлчылар мәдәният сараенда фестивальнең гала-концертында күрсәтелде. Катнашучылар вокаль, хореография, музыкаль-инструменталь номерларны тәкъдим иттеләр, нәфис сүз белән чыгыш ясадылар.

Азат Абзалов Татарстан башкаласында инклюзия һәм интеграль иҗат өлкәсендәге проектларга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Сәламәтлек үзенчәлекләре булган һәм авыр тормыш хәленә эләккән балалар өчен иң зур вакыйгалар «Игелекле дулкын» бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестивале һәм «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» республика фестивале тора.

Исегезгә төшерәбез, «Игелекле дулкын» бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестивале 2017 елда Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой инициативасы белән оештырылды. Фестиваль авыр тормыш хәлендә булган сәләтле балаларны, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны иҗади үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ел саен «Игелекле дулкын» Россиянең төрле почмакларыннан килгән 2 меңнән артык талантлы баланы берләштерә. Төбәк сайлап алу турлары ел дәвамында бөтен ил буенча уза. Фестиваль Россия эстрадасы йолдызлары катнашында телевизион форматта уза торган гала-концерт белән тәмамлана.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең «Кулга-кул тотыныйк, дуслар» сәнгать иҗаты фестивале Казанда ел саен 15 елдан артык үткәрелә. Башта сайлап алу турлары үткәрелә, аларда 600 дән артык кеше катнаша. Җиңүчеләр зур гала-концертта чыгыш ясыйлар. Төрле елларда гала-концертта танылган җырчылар – Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, «Голос» финалисты Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар катнашты.

Барлык яңалыклар