Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.02.2022, 12:57

2022 елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында 33 урам һәм 68 ишегалды ремонтланачак

Узган ел ике район территориясендә 10 меңнән артык агач һәм куак утыртылган.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче февраль, Дмитрий Никитин). 2022 елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында 33 урамны ремонтларга планлаштыралар, шул исәптән Салмачы һәм Көек поселокларын шәһәрнең төп юл артерияләре белән тоташтыручы Әмирхан Еники һәм Центральная урамнарын. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район администрациясе башлыгы Марат Закиров сөйләде.

Моннан тыш, бу елга планнарда 12 поселок урамында юлларны ремонтлау каралган, алар арасында Люблин, Рощинская һәм Запорожье урамнары бар.

Зур Казан боҗрасы төзелеше төп юл проектларының берсе булып тора. Узган ел Борисково урамыннан Техника урамына кадәр һәм Техника урамыннан алып Магистраль урамына кадәрге участокларда эшләр тәмамланган. «Хәзерге вакытта Мехчылар урамы буенча (Магистраль урамыннан алып Девятаев урамына кадәр) Зур Казан боҗрасының дүртенче этабын төзү буенча эшләр алып барыла. Әлеге объектны реконструкцияләү Вахитов районына гына йогынты ясап калмаячак, шәһәрдәге транспорт ситуациясен дә яхшыртачак», – дип ассызыклады М.Закиров.

«Юлларны ремонтлау һәм инженерлык коммуникацияләрен алмаштыру, бигрәк тә шәһәрнең тарихи районнарында, һәрвакыт аерым контроль таләп итә», - дип ассызыклады Илсур Метшин.

2021 елда шәһәрнең ике районында 51 урам норматив торышка китерелгән, ә ремонтның гомуми мәйданы 329 мең кв. м тәшкил иткән.

Юлларны төзекләндерүдән тыш, йорт яны территорияләрен комплекслы төзекләндерү дәвам итә. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 2021 елда 75 территория ремонтланган. «Быел 68 объектта ремонт планлаштырылган, Мәүлетов урамы буенча 17а, 17б һәм 19, Гарифьянов урамы буенча 2 һәм 4, Сыртланова урамы буенча 4 һәм 10 нчы йортларның комплекслы ишегалларын ремонтлауга басым ясалачак», – дип хәбәр итте администрация башлыгы.

«Безнең ишегалды» программасына шулай ук Дубравная ур., 43 адресы буенча урнашкан «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге территориясе дә керде. Күптән көтелгән төзекләндерү Универсиада проспектындагы 10, 12 һәм 14 нче номерлы йортлар ишегалдында да башланачак, анда төзелеп бетмәгән җир асты парковкасы сүтелгәннән соң, балалар һәм спорт мәйданчыклары өчен урын бушатылды.

Районнарны яшелләндерүгә аерым игътибар бирелде. Узган ел Казанның ике районында 10 меңнән артык агач һәм куак утыртылды. «Бу эшнең шәһәр магистральләрендә генә түгел, ә поселоклар территориясендә дә алып барылуы мөһим, шундый мисалларның берсе – Әмәт поселогы янындагы территорияне төзекләндерү», - дип ассызыклады М.Закиров.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан яңа «яшел рекорд» куйды – 11 ел
эчендә, 2011 елдан башлап, Татарстан башкаласында 543,2 мең агач утыртылды.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 14.02.2022
Видеорепортаж
14.02.2022 11:11
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы 2021 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар турында сөйләде
Барлык яңалыклар