Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.04.2023, 14:24

2022 елда Казанда 25 км озынлыктагы су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләре урнаштырылды һәм реконструкцияләнде

Яңа челтәрләре булган объектлар арасында 18 нче гимназия, хәрби госпиталь, Юстиция кварталы, «Компрессорный» күчеп утыру төене һәм башкалар бар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы апрель, Диана Жиленкова). 2022 елда Казанда 25 км озынлыктагы су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләре урнаштырылды һәм реконструкцияләнде. Яңа челтәрләре булган объектлар арасында 18 нче гимназия, РФ Оборона министрлыгының хәрби госпитале, «Юстиция кварталы», «Компрессорный» тимер юл күчеп утыру төене һәм башкалар бар. Бу хакта Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә «Водоканал» МУП генераль директоры Андрей Егоров җиткерде.

Аның сүзләренчә, Медгородок, Юдино, Нагорный поселокларында, Адмиралтия бистәсендә һәм Серов урамында челтәрләр салынган.

Моннан тыш, А.Егоров сөйләгәнчә, 1,1 мең берәмлек технологик җиһазлар монтажланган һәм алыштырылган, Коры елга, Березовая роща, Щербаково су алгычларында 5 скважина борауланган, Краснооктябрьский су алгычы өлешчә реконструкцияләнгән. Тэцевская, Азино суүткәргеч станцияләренең электр җиһазлары яңартылган, «60 нчы квартал» һәм «Полимерфото» станцияләрен реконструкцияләү дәвам итә. Волжский су алгыч подстанцияләрендә югары вольтлы ячейкалар модернизацияләнгән.

Узган ел Константиновкада Зеленая урамында диаметры 110 мм һәм озынлыгы 600 метр булган яңа суүткәргеч салынды. Ломжа урамында диаметры 500 мм һәм озынлыгы 650 метр булган суүткәргеч реконструкциясе тәмамланып килә.

А.Егоров искә төшергәнчә, 2021 елның апрелендә электр челтәрләре подстанциясендә авария була, нәтиҗәдә Совет һәм Идел буе районнарының насос станцияләре электр белән тәэмин ителмичә кала. Шуннан соң «Челтәрле компания» инвестиция программасы хисабына масштаблы эш башкарыла. Аерым алганда, 6 төп насос станциясенә һәм җир асты су алгычларына 8 км озынлыктагы резерв югары вольтлы линияләр салынган. Алар арасында канализациянең биологик чистарту корылмалары, «Южная-2» суүткәргеч насос станциясе, Төньяк-Көнчыгыш суүткәргеч төене, Танкодром һәм Азино су алгычлары, «Ново-Ометьевская» канализация насос станциясе бар.

«Моңа Республика Рәисе, Казан Мэры һәм «Челтәрле компания» генераль директоры ярдәменнән башка ирешеп булмас иде», – дип билгеләп үтте спикер. А.Егоров сүзләренчә, объектларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы шактый арткан. Быел тагын ике объектта электр белән тәэмин итү челтәрләрен урнаштыру планлаштырыла: «Южная-1» ВНС һәм «Ново-Азинская» КНС.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 10.04.2023
Видеорепортаж
10.04.2023 13:55
Казанда 12 км яңа суүткәргеч һәм канализация челтәре төзеләчәк
Барлык яңалыклар