В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң күбе җиләк-җимеш, ит һәм сөт продукциясе яраксызга чыгарылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче гыйнвар). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе 2022 елда әйләнештән 17,5 тонна сыйфатсыз азык-төлек продукциясен, шул исәптән 258 кг күләмле 60 партия импортланучыны алган.
Әйләнештән барыннан да күбрәк җимеш-яшелчә продукциясе (гомуми авырлыгы 6333 кг) – 323 партия, ит продукциясе (гомуми авырлыгы 5234 кг) – 109 партия, гомуми авырлыгы 580 кг булган 65 партия сөт һәм сөт продукциясе алынган.
Ведомство сайтында хәбәр ителгәнчә, продукциянең килеп чыгышын, сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документлар, шулай ук сатыла торган товар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат булмау сәбәпле, кайбер продукциянең яраклылык вакыты чыккан һәм саклау шартлары бозылганга күрә бракка чыгарылган.
Азык-төлек продукциясе әйләнеше вакытында техник регламент таләпләрен бозган өчен җаваплы вазыйфаи һәм юридик затлар административ җаваплылыкка тартылган – барлыгы 7 млн сумнан артык штраф салынган. Шулай ук судлар 1 млн 188 мең сумлык сыйфатсыз азык-төлек продукциясе һәм тәмәке эшләнмәләрен конфискацияләгән.
Билгеләнгән таләпләргә туры килми торган продукция турында мәгълүмат Россия кулланучылар күзәтчелеге сайтында урнаштырылган.