Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.02.2023, 12:29

2022 елда Казан метрополитенында пассажирлар агымы 10% ка артты

Электр поездлары 30,5 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче февраль, Диана Жиленкова). 2022 елда Казан метрополитенында пассажирлар агымы 10% ка арткан. Ел нәтиҗәләре буенча барлыгы 30,5 миллион пассажир электр поездларыннан файдаланган – бу ял көнендә 100 меңнән артык кеше. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков әнә шундый мәгълүматлар китерде.

«Россиядә нибары 7 шәһәрдә генә метрополитен бар. Казан метросы – Россиядә иң заманча метро, ул микропроцессор схемасында җыелган. Бу Россиядә беренче цифрлы метро. Поездлар белән идарә итү автоэлемтә системасы ярдәмендә алып барыла, анда машинист приборларның күрсәткечләрен контрольдә тота һәм күчмә состав белән идарә итүне бары тик аерым очракларда гына үз өстенә ала», – дип аңлатты спикер.

Гомумән алганда, Казанда электротранспорттан (метрополитен, троллейбус һәм трамвайлардан) көн саен 230 меңләп кеше һәм шәһәр кунаклары файдалана. «Метроэлектротранс» предприятиесендә башкарылган рейслар күләме 2021 ел белән чагыштырганда 7% ка арткан.

2022 елда Казан электр транспорты барлыгы 67,5 млн пассажирга хезмәт күрсәткән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 12% яки 7,2 млн кешегә күбрәк. «Метроэлектротранс» МУП ТР башкаласы буенча пассажирлар йөртүнең 30% тан артыгын башкара, предприятиенең өлеше 1,3% ка арткан.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.02.2023
Видеорепортаж
13.02.2023 12:41
Казанда 2022 елда электр транспортында 67,5 млн пассажирга хезмәт күрсәтелгән
Барлык яңалыклар