В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада дәвалау учреждениеләрен яңарту һәм халыкка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче яңа медицина үзәкләре төзү эше алып барыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август, Ксения Швецова). Татарстанда һәм аның башкаласында гамәлдәге дәвалау учреждениеләрен яңарту һәм халыкка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче яңа медицина үзәкләре төзү эше алып барыла. Киләсе елда Казанда Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематологик корпусын ачу планлаштырыла. Республикада сәламәтлек саклау системасын үстерүгә илкүләм проектларны, шулай ук республика һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру ярдәм итә, дип хәбәр итте бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.
Соңгы 10 елда Татарстанда сәламәтлек саклау системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән программалар гамәлгә ашырыла. 2011-2013 елларда сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү этапларының берсе башланды, ул югары технологияле медицина үзәкләренә кагыла иде, шул исәптән Казанда – Балалар республика клиник хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе, 7-нче шәһәр клиник хастаханәсенә. Бу, М.Садыйков сүзләренә караганда, республикада югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү һәм әлеге учреждениеләргә башка муниципаль берәмлекләрдән пациентларны маршрутлаштыру өчен зоналар булдырырга мөмкинлек биргән.
Югары технологияле ярдәм күрсәтүче медицина учреждениеләре, ВМП-үзәкләр, халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрүдә аеруча зур роль уйный, дип өстәде спикер. Мондый дәвалау оешмалары җитди авыруларны дәвалауда зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, балаларда онкология авырулары арту сәбәпле, Балалар республика клиник хастаханәсендә онкогематологик корпус төзү турында карар кабул ителде, аны 2021 елда файдалануга кертү планлаштырыла.
«Әлеге юнәлештә эшләү безгә онкологик авырулардан үлүләрне киметергә, онкопатологияне иртә стадияләрдә ачыклый башларга мөмкинлек бирде. Без зур бишьеллык яшәешен күрсәтәбез, аның күрсәткече 59% тәшкил итә», – диде М.Садыйков.
2012 елдан республикада беренчел звено медицина учреждениеләрен яңарту эше алып барыла.
«Илнең бер генә субъектында да мондый программа юк иде. Ул үз эченә фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм капиталь төзекләндерүне ала. Аны гамәлгә ашыру чорында 1600-дән артык ремонтланган һәм 507 яңа фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелгән», – диде М.Садыйков.
Медицина учреждениеләрен яңартуның икенче этабы республика программасы буенча амбулатор-поликлиника звеносын модернизацияләүне үз эченә ала. Бүгенгә 209 поликлиника капиталь төзекләндерелгән инде.
Шулай ук узган ел стационарларга капиталь төзекләндерү программасы эшли башлады, ул биш елга исәпләнгән. Аның буенча эшләр берьюлы берничә муниципалитетта алып барыла.
Моннан тыш, бүгенгә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә торган барлык дәвалау учреждениеләре диярлек яңартылган һәм модернизацияләнгән, дип билгеләп үтте республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.
Республикада йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын дәвалауга аерым игътибар бирелә, алар халык үлеменең төп сәбәпләреннән берсе булып тора. Махсус эшләнгән программа буенча республикада кан тамырлары үзәкләре төзелә – бүгенгә шундый 18 медицина учреждениесе төзелгән инде.
«Гамәлдәге барлык программалар да сәламәтлек саклау системасының нәтиҗәлерәк эшләвенә китерде, – дип нәтиҗә ясады М.Садыйков. – Россия Федерациясенең башка бер генә субъекты да Татарстан кебек гомер озынлыгын арттыруда алга адым ясамады. Республикада гомер озынлыгы 75 ел тәшкил итә – бу күрсәткеч 2010 елдан 4,2 елга артты».