Бу акчага учреждениеләр автопаркны яңартты, җиһазлар һәм инвентарь сатып алды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь, Ксения Швецова). «Спорт – яшәү нормасы» федераль проекты буенча быел Татарстанның спорт мәктәпләрен үстерүгә 46 млн сум акча бүленгән. Бу акчага учреждениеләр автобус паркын, шулай ук спорт инфраструктурасын яңарта алды. Моннан тыш, Татарстанда һәм аның башкаласында проект кысаларында яңа спорт объектлары төзелә. Шуның нәтиҗәсендә республика системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче халык саны буенча лидер булып тора. Казанда бүгенге көнгә бу күрсәткеч 52%-тан артып китә, ә 2030 елга 75%-ка җитәчәк.
Тулаем алганда, «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын 3 ел гамәлгә ашыру дәверендә Татарстанга 1,7 млрд сум акча җибәрелде, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Аның сүзләренә караганда, 2006 елдан 2021 елга кадәр Татарстанның спорт инфраструктурасын үстерүгә 10,3 млрд сум юнәлдерелгән, шул исәптән 4,2 млрд сум федераль бюджеттан һәм 6 млрд сум республика бюджетыннан. Бу акчаларга 71 объект төзелгән.
Проектның мөһим юнәлеше – булачак спортчыларны әзерләүче оешмаларга адреслы ярдәм күрсәтү. 2020 елда Олимпия резервы училищесын һәм олимпия мәктәпләрен үстерүгә 31,7 млн сум акча бүлеп бирделәр, дип хәбәр итте ТР Спорт министрлыгының спорт резервын әзерләү секторы җитәкчесе Наталья Алькаева.
«Быел субсидияләр суммасы артты һәм 46 млн сум тәшкил итте, аны республиканың 10 оешмасына җибәрделәр, – дип өстәде Н.Алькаева. – Бу акчага биш учреждение үзләренең автобус паркын яңартты. 30 млн 300 мең сумга җиһазлар һәм инвентарь сатып алынган».
Казанда проект буенча акча ике спорт объектын яңартуга һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелешенә бүлеп бирелгән
Казанда соңгы өч елда проект кысаларында эш өч объектта үткәрелде. Мәсәлән, узган ел «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбе стадионында йөгерү юлларын алыштырдылар, дип искәртте Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.
«Бу – җиңел атлетика буенча республиканың алдынгы мәктәпләренең берсе. Заманча йөгерү юллары – барлык спортчылар өчен дә үсеш стимулы, тренировкаларның сыйфатын күтәрү һәм имгәнү куркынычын киметү», – дип ассызыклады А.Салихов.
Шулай ук 2020 елда Идел буе районының 21-нче номерлы гимназиясе территориясендә ачык типтагы физик культура-савыктыру комплексы төзелде. Биредә башта 30х60 м зурлыктагы футбол кыры төзү планлаштырылган иде, әмма Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 90х45 метрлы футбол кыры төзергә карар кылдылар, ул «Приволжанин» спорт мәктәбенә үз мәйданын булдырырга һәм үз кырында матчлар – шәһәр, республика беренчелекләрен кабул итәргә мөмкинлек бирде.
Комплекс территориясендә шулай ук хоккей тартмасы, воркаут-мәйданчык, баскетбол мәйданчыгы, юллар белән җиңел атлетика секторы барлыкка килде.
«Безне биредә «Приволжанин» тәрбияләнүчеләре генә түгел, 68-нче номерлы мәктәп, 21-нче номерлы гимназия укучылары һәм теләге булган барлык кешеләрнең шөгыльләнүе куандыра», – дип билгеләп үтте А.Салихов.
Быел «Жилплощадка» микрорайонында да шундый ук ачык типтагы физик культура-савыктыру комплексы барлыкка килде. Биредә футбол кыры, йөгерү юллары төзекләндерелгән. Әлеге комплекста микрорайон халкы, шул исәптән 130-нчы номерлы мәктәп укучылары һәм «Смена» спорт мәктәбе укучылары шөгыльләнә.
Инфраструктураны камилләштерүдән тыш, проектның өстенлекле юнәлешләреннән берсе – спорт-массакүләм чаралар уздыру. Россия һәм Казан территориясендә иң эре чаралар соңгы елларда «Спорт – тормыш нормасы» проекты эгидасы астында үткәрелде. Аерым алганда, «Россия чаңгы юллары», анда быел дүрт мәйданчыкта 21 меңнән артык кеше катнашты, «Милләтләр кроссы», ул быел «Урам» паркында узды һәм 18 меңнән артык катнашучыны җәлеп итте. Быел шулай ук «Урам» паркында Физкультурачылар көнендә «Кызгылт сары туп» спорт чарасы узды, анда 70-тән артык команда, 200-дән артык кеше катнашты.
«Проектның иң мөһим юнәлешләреннән берсе – профессиональ спортны үстерү, белгечләрне яңадан әзерләү, – дип өстәде А.Салихов. – Әгәр узган елда 24 тренер яңадан әзерлек узган булса, быел инде 31 тренер».
Шул ук вакытта Казанда адаптив физкультура инструкторларын укыту алып барыла. Быел 7 тренер белем алды. 13 спорт объектында адаптив физкультураны үстерү буенча эш башланган: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен дәресләр үткәрелә.
«Ахырда шуны да өстим: шәһәрнең һәм республиканың әйдәп баручы спорт мәктәпләре бу проект ярдәмендә киләсе елга заманча җиһазлар сатып алу өчен финанс ярдәме алачак – бу спорт тормышы үсешенә зур өлеш кертү», – диде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе.
Проектның төп бурычы – системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче халыкның санын арттыру, бу санны 2030 елга 75 процентка җиткерү. Гомумән алганда, А.Мингулов сүзләренә караганда, Татарстан бу юнәлештә лидер булып тора: мәсәлән, 2024 елга республика буенча системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны 60,2 %-ка кадәр артырга тиеш, шул ук вакытта Россия буенча бу күрсәткеч 55 % тәшкил итәчәк.