В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россиядә уеннарны рәсми рәвештә үткәрү РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец җитәкчелегендә Хөкүмәт комиссиясе утырышында расланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). 2020 елның 20-27 августында тарихта беренче тапкыр Казанда БДБ илләре уеннары узачак. 19 спорт төре буенча ярышлар Татарстан башкаласының 11 объектында оештырыла. Россиядә уеннарны рәсми рәвештә үткәрү РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец җитәкчелегендә Хөкүмәт комиссиясе утырышында расланды.
Ярышларда Россиядән тыш Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина катнашачак. Алардан тыш оештыру комитеты башка илләрне дә катнашырга чакыра ала. Казан ике меңнән артык спортчы һәм 600 рәсми зат кабул итәр дип көтелә.
«Казан Россиянең спорт башкаласы булып тора, безнең шәһәрдә ярышларны гамәлдәге инфраструктура базасында үткәрергә мөмкин. Спорт объектлары да, Универсиада авылы да яхшы киңлек. Шулай ук «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәген кулланырга планлаштырабыз. Хәзер вакыйгага планлы әзерлекне башлыйбыз. Казанда уздырганнан соң ул традицион булачак һәм БДБ илләрендә һәр ике ел саен үткәреләчәк», - дип билгеләп үтте ТР Спорт министры Владимир Леонов.
19 спорт төре буенча ярышлар Татарстан башкаласының 11 объектында узачак. Алар арасында Су спорт төрләре сарае, «Ак Барс» көрәш сарае, Пляж спорт төрләре үзәге, «Мирас» спорт комплексы, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге, Спорт сарае һәм Үзәк стадион булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Спортчылар дзюдо, самбо, пляж волейболы, пляж гандболы, мини-футбол, бокс, Таиланд боксы, шахмат, бию спорты, фехтование, каратэ, гер спорты, армрестлинг, мас-реслинг, спорт көрәше, билбау көрәше, җиңел атлетика һәм баскетбол (3х3) кебек спорт төрләрендә ярышачаклар.