10 ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясендә 650 меңнән артык экспертиза үткәрелгән.
Казанда эпизоотик иминлекне һәм азык-төлек куркынычсызлыгын 10 ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе тәэмин итә, алар шул исәптән Казанның Агросәнәгать паркы, Мәскәү һәм Үзәк базарлары каршында оештырылган. Ел дәвамында алар тарафыннан 650 меңнән артык экспертиза үткәрелгән. Чатыр, авыл хуҗалыгы һәм тематик азык-төлек ярминкәләренә хезмәт күрсәтә торган мобиль лабораторияләрдә 86 меңгә якын экспертиза үткәрелгән.
Нәтиҗәдә, үсемлек продукцияләрендә нитратларның югары булуы, иттәге органик һәм паразитар үзгәрешләр аркасында ветеринария-санитария ягынннан сыйфатсыз һәм куркыныч 31 тонна продукция сатуга кертелмәгән.
Ветеринария бүлеге хайваннардан чыккан продукция һәм чимал әйләнеше белән шөгыльләнә торган 305 предприятиенең эшен тикшереп тора. Әйтик, узган ел кош гриппына һәм дуңгызларның Африка чумасына 1,5 меңнән артык проба сайлап алынган.
Узган елда Дезинфекция хезмәте тарафыннан 1,2 млн квадрат метр мәйдан эшкәртелгән.