В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә Җиңү Проспекты, Зорге, Бертуган Касыймовлар, Болотников, Фрунзе һәм Тэцевская урамнары яңартылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь). 2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 114 чакрым юлны ремонтлау планлаштырыла. Аерым алганда, Казанда Җиңү проспектын Завойский урамыннан алып Өченче транспорт дамбасына кадәр, Рихард Зорге урамын Даурия урамыннан Бертуган Касыймовлар урамына кадәрге участокта, Болотников урамын, Фрунзе һәм Тэцевская урамнарын яңартачаклар. Ремонтланган юлларның гомуми озынлыгы 29,3 чакрым тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты буенча быел Казанда гомуми озынлыгы 47,3 чакрым булган 88 урам ремонтланды: Габишев, Фучик, Краснокококшайск урамнары һәм Әпсәләмов, Чуйков, Адоратский урамнары буенча урнашкан тротуарлар. Шулай ук проект буенча гомуми озынлыгы 108,3 чакрым булган төбәк әһәмиятендәге 77 юл участогы (Казан – Малмыж, Казан – Шәмәрдән, Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт һәм башкалар), Чаллының 5 үзәк урамы һәм Түбән Каманың 5 төп урамы ремонтланды. Финанслауның гомуми суммасы 5,384 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән Казан агломерациясенә 2,35 млрд сум җибәрелгән.
Моннан тыш, илкүләм проект буенча Мидхәт Булатов урамыннан Техника урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасы төзелеше алып барыла, анда бүгенге көндә җир эшләре башкарылган, терәк диварлар урнаштырылган, юлүткәргеч баганалары урнаштырыла.
Ел ахырына «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә юлларның 83,3%-ы норматив хәлгә китерелгән.