В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласына бөтен дөньядан иң яхшы студентлар вәкилләре киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Казан киләсе елда «БРИКС (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләренең студентлар язы – 2020» халыкара фестивален кабул итәчәк. Бу хакта кичә Ставропольдә III Халыкара студентлар язының ябылу тантанасында билгеле булды.
Халыкара студентлар язы рәисе Павел Красноруцкий Россия һәм Халыкара студентлар язы - 2020 финалларын кабул итәчәк шәһәрләрне игълан итте.
Әйтик, фестивальнең финалы Ростов-на-Дону һәм Иркутскта узачак, ә «БРИКС (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләренең студентлар язы – 2020» халыкара фестивале Казанда үтәчәк. ТР башкаласына бөтен дөньядан иң яхшы студентлар вәкилләре киләчәк.