Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.01.2020, 14:31

2020 елда Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы 79 йортта капиталь төзекләндерү үткәреләчәк

Узган ел дәвамында чүп-чарны аерым җыюны кертүгә аерым игътибар бирелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). 2019 елда Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 67 йорт, 893 урынга исәпләнгән 4 балалар бакчасы, 6 яшүсмерләр клубы һәм 8 мәктәп ашханәсе капиталь төзекләндерелде. 10 ишегалды ремонтланган, шуларның икесе комплекслы рәвештә ясалган: Голубятников урамы буенча урнашкан 30-нчы номерлы йорт янында һәм Четаев урамында. Бу хакта хисап барышында Казан Мэры Илсур Метшинга Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев сөйләде.

Районнарда бер ел эчендә 22,6 км урам юл челтәре һәм 7,3 км озынлыкта 15 тротуар, 10 квартал эчендәге юл төзекләндерелгән. 5 юл, 3 тротуар һәм 2 юл норматив хәлгә китерелгән бистәләрдә дә юл өслеген төзекләндерү эшләре бара.

Район башлыгы сүзләренә караганда, узган ел дәвамында чүп-чарны аерым җыюны кертүгә аерым игътибар бирелгән. Әйтик, дуаль принцип буенча бүген чүп-чар күп фатирлы йортларның 322 контейнер мәйданыннан, шулай ук барлык мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан чыгарыла. Узган ел 16 яңа контейнер мәйданчыгы төзелде, ПЭТ-шешәләр өчен 280 челтәр куелды, 5 икенчел чимал кабул итү пункты эшли, дип сөйләде Т.Алибаев.

Үзенең хисапында ул 2019 елдагы эшчәнлекнең башка өстенлекле юнәлешләренә дә игътибар итте. Тимур Алибаев Бондаренко урамындагы яңа мәктәп-интернатны, Бичурин урамындагы 165-нче номерлы мәктәпкә янкорманы үз эченә алган «Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексын, 440 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы өчен җир участогын булдыру эше турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, узган ел район халкы өчен «Ак чәчәкләр» бульварының икенче чиратын төзекләндерү мөһим вакыйга булган.

Район башлыгы районнар буенча икътисадый күрсәткечләр турында да сөйләде. Бу районнарда яшәүчеләр саны 336,3 мең, шуларның 81,9%-ы - эшләүче халык.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 2020 елга 79 йортка, 391 урынга исәпләнгән 2 балалар бакчасына һәм 3 яшүсмерләр клубына капиталь төзекләндерү ясау планлаштырыла. Моннан тыш, «Безнең ишегалды» программасы буенча 49 ишегалды төзекләндереләчәк, аларда асфальт катламы, яктырту яңартылачак, кече архитектура формалары (МАФлар), спорт һәм контейнер мәйданчыклары урнаштырылачак.

Район Хакимияте башлыгы мөһим вакыйгалар арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларга әзерлек һәм үткәрү, Орджоникидзе урамындагы скверны төзекләндерү, шулай ук Чуйков урамындагы футбол-регби манежын төзүне атады.

Бүген Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә 1,2 меңнән артык күпфатирлы йорт һәм 12 меңнән артык индивидуаль торак йорт, 43 мәктәп, 76 балалар бакчасы, шулай ук 12 хастаханә һәм сырхауханә урнашкан.

Илсур Метшин район администрациясе башлыгы Тимур Алибаевка һәм коллективка узган елда башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтте һәм билгеләнгән барлык планнарның тормышка ашырылуына өмет белдерде.
Барлык яңалыклар