Йортларның күбесе Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада төзеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). 2020 ел ахырына кадәр ТР Дәүләт торак фонды Татарстанда гомуми мәйданы 273 мең кв.м булган 5 мең фатир төзиячәк. Йортларның күбесе Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада төзеләчәк. Татарстан башкаласында 3 мең 192 фатир төзү планлаштырыла - бу 173 мең кв. метрга якын торак. Бу хакта кичә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Марат Зарипов сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, Дәүләт торак фонды коронавирус пандемиясе чорында республика халкына ярдәм итү чаралары башкарган - 2020 елның 1-нче сентябренә кадәр социаль ипотека программасы буенча беренче кертемнәр 10%-тан 5%-ка кадәр киметелгән, социаль ипотекада торучыларның түләүләре буенча кичектерү һәм Дәүләт торак фондыннан торак булмаган биналарны арендага алучы эшмәкәрләргә аренда түләүләре буенча кичектерү каралган.
Бүгенге көндә Дәүләт торак фонды тотрыклы рәвештә 7 төп торак программасын гамәлгә ашыра. Быел Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы тәмамланды. Программаның соңгы катнашучысы агымдагы елның маенда Җиңү көне алдыннан үз фатирын алды. Республиканың 6 меңнән артык ветераны тораклы булды.
Шулай ук 2019 елга кадәр Дәүләт торак фонды ел саен 300-гә якын ятим баланы торак белән тәэмин итте. ТР Президенты тарафыннан ятим балаларга бирелә торган торак күләмен агымдагы елдан башлап елына 600 фатирга кадәр икеләтә арттыру турында карар кабул ителде.
Дәүләт торак фонды эшенең бер юнәлеше - аренда торагын төзү, ул шәһәр һәм районнарда яшь белгечләрне: табибларны, укытучыларны, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм ныгыту өчен билгеләнгән. Дәүләт торак фонды инвестицияләре ярдәмендә Иннополис шәһәрендә 1572 фатирлык 22 йорт төзелгән. 7-нче һәм 8-нче кварталларда тагын өч йорт төзелә башлый.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов анонслаган «Яшь гаилә» программасы кысаларында Дәүләт торак фонды 6 мең гаиләне торак белән тәэмин итәргә планлаштыра. «Яңа программаны гамәлгә ашыру безгә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында гына хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирмәс, һичшиксез, башка илкүләм проектны - «Демография»не дә тормышка ашыруга этәргеч бирер, дип өметләнәбез», - ди Марат Зарипов.
25 ел эшләү дәверендә Татарстанда 170 меңнән артык гаилә яңа фатирлар белән тәэмин ителгән, 10 млн кв. метрга якын торак төзелгән.