В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Болар хакында тулырак эшлекле дүшәмбе вакытында Марат Усманов сөйләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март, Ксения Швецова). Быел "Том Сойер Фест" Иске Татар бистәсеннән старт ала. Волонтерлар Ф.Кәрим урамы, 11 адресы буенча Беркутов йортын ремонтларга планлаштыралар, дип сөйләде бүген эшлекле дүшәмбе вакытында "Иске шәһәр" территориясе префекты Марат Усманов.
"Иске Татар бистәсендә тарихи биналар бюджет акчалары һәм шәхси инвесторлар акчалары хисабына гына түгел, гражданнар инициативасы белән дә саклана", - дип билгеләп үтте М.Усманов һәм 2018 елда бистә беренче тапкыр үзендә "Том Сойер Фест" фестивален кабул итүен, аның кысаларында волонтерлар Габдулла Тукай, 33 һәм Сара Садыйкова,14 урамнарындагы агач йортларның фасадларын торгызуын искәртте.
2019 елгы объектлар исемлегендә - Ф.Кәрим урамы, 11 йорт. "Волонтерлар беренче тапкыр мәдәни мирас объектында эшләячәк - бу әлеге йортта башкарылачак эшләрнең үзенчәлеге булып тора. Казан үзәгенең ремонтланган агач йортлары туристик маршрутларны җәлеп итүнең яңа нокталарына әйләнәләр", - дип планнары белән уртаклашты М.Усманов.
Бүген шулай ук оештыру комитеты карамагында, фестиваль программасына кертү өчен, бистәнең тагын берничә агач йорты буенча тәкъдим бар. Узган ел префектура территориясендә урнашкан 96 мәдәни мирас объекты янына тагын бер объект – Яңа Татар бистәсендә урнашкан Мехчылар урамы 2-нче йорттагы XIX гасырның торак йорты һәм өлкән кешеләр арасында "Мазут йорты" буларак танылган торак йорт өстәлде, диде префект.
Исегезгә төшерәбез, узган ел "Том Сойер фест"та катнашучылар Казанда планлаштырылган түбәндәге 8 йортның 5-сен яңадан торгыздылар: Волков ур., 14, С. Садыйкова ур., 14, Г.Тукай ур., 33, Достоевский ур., 12 һәм Калинин ур., 4.