В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Прививка ясатмаган хезмәткәрләр эштән читләштерелмәгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь, Ксения Швецова). 10-нчы ноябрьдән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре баш санитария табибының аерым категориядәге затларның мәҗбүри вакцинациясе турында карарын үтәү буенча тикшерүләр үткәрә башлады.
Бүгенге көндә 141 объект тикшерелгән, 16-сында хокук бозулар ачыкланган, бу гомуми санның 11%-ын тәшкил итә, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
«Административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде, якын арада алар каралачак. Еш кына хокук бозулар прививка ясатуга каршы медицина күрстәтмәләре булмаган затларны эштән читләштермәү белән бәйле. Өч материалны без Татарстан Республикасындагы Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрү өчен әзерлибез, эш бирүчеләргә карата санкцияләр кулланылачак», – дип билгеләде ул.
Моннан тыш, узган атнада белгечләр ковидка каршы чаралар үтәлү предметына 278 объектны караган. Аларның 69-ында тәртип бозулар ачыкланган – бу гомуми санның 25%-ын тәшкил итә. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 54 беркетмә төзелде, алар буенча штрафларның гомуми суммасы 221 мең сумга җитте.
Исегезгә төшерәбез, эпидемия күрсәткечләре буенча гражданнарның аерым категорияләре өчен COVID-19-га каршы мәҗбүри вакцинацияне 11-нче октябрьдән, эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле, керттеләр. Бүгенге көндә республикада 1 млн.897 мең 255 кеше вакцинацияләнгән, тәүлек эчендә үсеш – 19 мең 342 кеше, шулардан 1 млн. 368 мең 547 кеше икенче прививка алган.
Республика халкы вакцинацияне поликлиникаларда яки мобиль вакцинация пунктларында үтә ала. Аларның адреслары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.