Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.05.2021, 11:46

Казанның 152 мәктәп яны лагеренда 14 мең бала ял итәчәк

Илсур Метшин 175-нче номерлы гимназиядә гадәттән тыш хәл вакытында зыян күргән балаларның ялын оештыруны аерым контрольгә алуны йөкләде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май, Камилә Гобәйдуллина). 31-нче майдан 26-нчы июньгә кадәр Казанда мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Аларда 14 меңгә якын бала ял итәр дип планлаштырыла, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов. Фаҗига булган 175-нче номерлы гимназия укучылары өчен ял оештыру мәсьәләсе аерым хәл ителә, Казан Мэры Илсур Метшин бу мәсьәләне аерым контрольгә алырга һәм зыян күрүчеләрнең үтенечләренә игътибар белән карарга сорады.

«Ата-аналарның һәм педагогик коллективның теләкләре җыелган. Хәзер хөкүмәт хезмәттәшләре белән берлектә бу теләкләрне тормышка ашыру бик мөһим. Боларның барысын да тормышка ашырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәт. Шул исәптән, читтә калмаган бөтен Россия халкына да. Балаларыбызга, укытучыларга ярдәм итү буенча тулы бер фонд оештырылды», – диде ул. Иганәләр җыю Россия Кызыл Хачы тарафыннан ТР Хөкүмәте белән берлектә уздырылды, нәтиҗәдә аларның шәхси ихтыяҗлары буенча гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү, ял оештыру һәм шифаханә-курорт дәвалау, зыян күрүчеләрне реабилитацияләү өчен 73 млн сумнан артык күчерелде.

Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, 175-нче номерлы гимназиядән мәктәп укучыларының әти-әниләре катнашында җыелыш узган, анда аларга җәйге ял итү һәм тернәкләндерү вариантлары тәкъдим ителгән. «Диңгездә ял итүне 573 кеше сайлады. Ата-аналарның бер өлеше «Ана һәм бала» юлламасы буенча шифаханәгә ял сайлады. 84 кеше бирелгән мөмкинлектән баш тартты, ә ата-аналарның һәм балаларның бер өлеше җәй көне ничек ял итәчәкләре турында уйлауларын дәвам итә. Без алар белән диалогны дәвам итәбез, мәгълүмат җыябыз һәм актуальләштерәбез», – диде ул.

Лагерьлар ачылачак 117 мәктәпнең барысы да металл детекторлары, видеокүзәтү системалары һәм хәвеф төймәләре белән җиһазландырылган.

Казан Мәгариф идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, җәйге каникуллар вакытында балалар 117 уку йорты базасында 152 мәктәп яны лагеренда ял итә алачак. Аларның эше Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык таләпләрен исәпкә алып оештырылачак.

Укучылар спорт белән шөгыльләнәчәк, мәдәни-массакүләм һәм агарту чараларында катнашачак. Моннан тыш, махсус хезмәт һәм ял отрядлары оештырылачак, аларда катнашуга якынча 2 мең укучы җәлеп ителәчәк.

Мәктәп яны лагерьлары бик популяр, дип билгеләп үтте Ирек Ризванов. «Беренчедән, бу түбән бәя – 21 көнлек бер сменага нибары 569 сум. Икенчедән, сыйныфташлар даирәсендә һәм үз укытучылары җитәкчелегендә ял итү. Өченчедән, өй янәшәсендә ял, чөнки барлык әти-әниләр дә балалары белән озак вакытка аерылышырга әзер түгел», – диде ул.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.05.2021
Видеорепортаж
24.05.2021 12:05
Казанның 152 мәктәп яны лагерендә 14 меңгә якын бала ял итәчәк
Барлык яңалыклар