ТР башкаласыннан Шарджага очышлар атнага 2 тапкыр башкарыла.
Фото: Екатерина Красуцкая
Шарджага авиарейслар атнага 2 тапкыр башкарылачак. Казаннан очкычлар пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 00:05 сәгатьтә кузгалачак, билгеләнгән пунктка 06:05 сәгатьтә килеп җитәчәк. Шарджадан очкыч кире юнәлештә чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 19:00 сәгатьтә китәчәк, Казан аэропортына 23:00 сәгатьтә төшәчәк.
Маршрутларда Airbus A320 һава суднолары эшли. Очышның озынлыгы – 5 сәгать. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә вакыт Мәскәү шәһәреннән 1 сәгатькә алда бара. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин.
Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел кыш Шарджага очышлар саны артыр дип көтелә.