Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.03.2024, 10:14

Казан территориясендә компенсацион яшелләндерүгә таләпләр расланды

Утырту өчен питомникларда сатып алынган сәламәт һәм нык үсентеләр кулланылырга тиеш

Фото: Денис Гордийко

Казанда шәһәр территориясендә үткәрелә торган компенсацион яшелләндерүгә таләпләр расланды. Алар утырту материалларына һәм үсентеләрне әзерләүгә, шулай ук агачларны карап тотуга кагыла. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

Таләпләр буенча, шәһәрдә гомуми файдаланудагы урыннарны яшелләндерү өчен утырту материалы питомниклардан гына алынырга тиеш, аларның механик зарарланмаган, шулай ук сырхау булмавы һәм корткычларсыз булуы зарур. Үсентеләрнең туры тигез ботагы, коры һәм зарарланган ботаклардан чистартылган симметрик ябалдашы, скелет өлеше булган тамыр системасы булуы мөһим.

Зәгыйфь агачлар һәм куаклар белән яшелләндерү һәм утырту материалын махсус утыртылган урманнардан алу катгый тыела.

Башка урыннардан (Татарстаннан тыш), төбәкләрдән һәм илләрдән сатып алынган үсентеләрнең һәр партиясе аккредитацияләнгән лабораториядән продукциянең карантин фитосанитар хәле турындагы нәтиҗәнең күчермәсе белән озатылырга тиеш. Әгәр утырту материалын ТР питомникларында сатып алалар икән, үсемлекләрнең эчке карантин кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Агачлар утырту район администрациясе, шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты вәкилләре катнашында башкарыла. Чокырлар һәм траншеяләр ким дигәндә 2-3 сәгать алдан казыла. Шул ук вакытта утыртыла торган агач тыгыз бәйләнгән пакетка төрелергә, агачның үзендә һәм аның белән пакет арасындагы бушлыклар үсемлек туфрагы белән тутырылырга тиеш.

Яшелләндерү буенча эшләрне 20 нче апрельдән 1 нче ноябрьгә кадәр махсус комиссия кабул итә. Аңа эшләрнең заказчысы, подрядчы, район администрациясе, тышкы төзекләндерү комитеты вәкилләре керә. Нәтиҗәдә, алар яшеллекләрне торгызу/саклау турында акт төзиләр. Эшләрне кабул итү вакыты һава шартлары белән бәйле рәвештә күчерелә ала.

Агачларны тоту өчен кабул итүче оешмалар яшеллекләрне даими су белән тәэмин итәргә тиеш, туфракның дымлылыгы тулы дымлылыкның 60% ын тәшкил итүе зарур.

Коры һәм эссе һава торышында 15 яшькә кадәрге агачларга вегетация сезонында – 10-15 тапкыр, зур үсемлекләргә – 4-6 тапкыр, массивларда сезонга 2-4 тапкыр су сибәргә кирәк. Үсемлекләрнең нык үсә торган чорында, ягъни май һәм июнь айларында, шулай ук көздә, бигрәк тә корылык елларында су сибү аеруча мөһим.

Барлык яңалыклар