Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.08.2021, 11:50

Бөтенроссия халык санын алуны уздыруның яңа вакыты расланды

Тиешле карарны РФ Премьер-министры имзалады.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15-нче октябреннән 14-нче ноябренә кадәр узачак. Бөтенроссия халык санын алуны уздыруның яңа вакыты РФ хөкүмәте карары белән расланган.

Росстатта билгеләп үтүләренчә, халык санын алуны көз көне уздыру илнең барлык төбәкләрендә эшне оптималь рәвештә оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Алдагы Бөтенроссия халык санын алу – 2002 һәм 2010 елларда – шулай ук октябрьдә узган иде. Бу сроклар БМО тарафыннан тәкъдим ителгән 2020 елгы раунды халык санын алуны үткәрү чоры кысаларына керә.

Моңа кадәр Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытка инде әзерлек эшләренең төп комплексы башкарылган – исәпкә алу кәгазьләренең формалары расланган, төбәкләргә исәп алучылар өчен электрон планшетлар әзерләнгән һәм тапшырылган, исәп-хисап комиссияләренең барлык дәрәҗәләрдә эше оештырылган, исәп алучылар булып эшләргә теләүче кешеләр исемлеге төзелгән, цифрлы карточкалар яңадан булдырылган.

Бөтенроссия халык санын алуның беренчел нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә, соңгы нәтиҗәләр 2022 елның дүртенче кварталында ясалачак.

Бөтенроссия халык санын алу ил тарихында беренче тапкыр цифрлы форматта, цифрлы технологияләр кулланып узачак. Алда торган халык саны исәбен алуның төп яңалыгы – Россия халкы тарафыннан Дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге. Торак йортлар буйлап йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Шулай ук «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алынырга мөмкин булачак.

Барлык яңалыклар