Якын көннәрдә Татарстан районнарында коры һәм җылы һава торышы сакланачак, әмма температура бераз түбәнәячәк – моңа төньяк һава агымнары йогынты ясаячак.
Алдагы тәүлектә Казанда бераз болытлы һава һәм төньяк-көнчыгыш, төньяк җилләр секундына 4—9 метр булыр дип көтелә. Төнлә һәм иртән синоптиклар урыны белән томан һәм һава температурасы +11дән +13 градуска кадәр булыр дип вәгъдә итә. Көндез +23..+25 градуска кадәр җылыта.
Тулаем республика буенча 30 августта төнлә термометр баганалары +8..+13 градус күрсәтәчәк, ә 31 августта һәм 1 сентябрьдә – +6..+11 градус. Көндез җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә +20..+25 градус булыр дип фаразлана.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында, 2 һәм 3 сентябрьдә, төнлә температура +4..+11 градус булыр дип көтелә, ә көндез +22дән +27 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шулай ук республиканың Гидрометеорология үзәге дүртенче класслы урманнарда янгын куркынычы зур булуы турында кисәтә. Ул 31 августтан 7 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.