Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.04.2022, 16:54

19 нчы апрель иртәсендә Казанда томан фаразлана

Көндез һава 8 градуска кадәр җылыначак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель). Якындагы тәүлекләрдә Казанда һәм Татарстанда яңгырлы, болытлы һава торышы саклана.

19 нчы апрельдә Казанда болытлы булачак. Төнлә һәм иртән күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан азрак начарлану белән томан көтелә. Көндез бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы 1-3 градус җылы тәшкил итәчәк, бозлавык булырга мөмкин. Көндез һава температурасы 8 градуска кадәр җылыначак.

Татарстанда төнлә һәм иртән кайбер районнарда шулай ук томан булуы көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы -1 дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы 5-10 градуска җитәчәк, ә Татарстанның көньягында һәм көнчыгышында 15 градуска кадәр җылы булачак. Төнлә дә, көндез дә яңгыр явуы ихтимал, кайбер районнарда юеш кар явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы полосага чыгудан тыелырга кирәк. Куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрү, ә 7 яшькә кадәрге балаларны махсус креслоларда йөртү сорала.

Җәяүлеләргә дә сак булырга – юлны бары тик махсус билгеләнгән урында светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына чыгарга кирәк, ә караңгы вакытта, күз күреме начар булган шартларда, яктылык кайтаргыч элементларны куллану сорала.

Барлык яңалыклар