Казан аэропорты ел башыннан 2 млн 427 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтте. Аларның 1 млн 715 мең кешесе ил эчендәге рейслардан файдаланган, бу халыкара һава линияләрендә пассажирлар агымыннан 2,5 тапкыр күбрәк.
Ерак чит илләргә һәм кирегә очудан 487 мең 750 кеше файдаланган, ә БДБ илләренә 225 меңгә якын пассажир сәфәр кылган.
Шул ук вакыт эчендә белгечләр 1106 тонна йөк һәм почта җибәргәннәр, шуларның 953,7 тоннасы эчке һава линияләренә туры килә, дип хәбәр иттеләр Казан аэропортының матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда ТР башкаласының һава линиясе беренче тапкыр Идел буе федераль округында пассажирлар ташу күләме буенча
лидер булды. 2023 елда биредә рекордлы 5 млн 168 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу 2022 ел белән чагыштырганда 28,6 процентка күбрәк.