Бер дәресне Измирдан килгән укытучы үткәрәчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июнь). Казанның «Черек күл» паркында инглиз һәм төрек телләре дәресләре узачак. Аларда теркәлү буенча бушлай катнашырга мөмкин.
Төрек теле дәресе 8 нче июньдә узачак. Измирдан (Төркия) килгән укытучы белән бергә казанлылар төп сүзләрне өйрәнәчәк.
22 нче июньдә узачак инглиз теле дәресендә ару турында сөйләшәчәкләр, ә 29 нчы июньдә – читтән торып эшләү турында.
Дәресләр 18:30 сәгатьтә парк амфитеатрында башланачак, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, җәй көне «Черек күл» паркы ачык лекторий форматында эшләячәк. Мәйданчыкта белем бирү лекцияләре, психологлар белән очрашулар һәм «Мәдәни чәршәмбе» чаралары планлаштырылган. Әйтик, бүген җәмәгать киңлегендә «Китап-фест – 2023» узачак. Программада әсәрләр авторы Ася Лавринович белән очрашу, лекцияләр, мастер-класслар һәм балалар уеннары каралган.