В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рамазан аеның беренче көне 6-нчы майда булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). Татарстанда Ураза бәйрәмен 4-нче июньдә билгеләп үтәчәкләр. Рамазан аеның беренче көне 6-нчы майга туры киләчәк, шулай итеп,беренче тәравих намазы 5-нче майда, ястү намазыннан соң укылачак. Бүген ТР мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте президиумының чираттагы утырышында изге Рамазан аена әзерлек һәм аны үткәрү турында фикер алыштылар.
Быел Рамазан аеның озынлыгы 29 көн тәшкил итә. Зур шәһәрләрдә Ураза бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазын үткәрү вакыты - 7.00 сәгатьтә. Авыл җирлегендәге мәчетләрдә бәйрәм намазларын кояш чыккач 30 минуттан соң башларга яки вакытын мәхәлләнең күмәк карары белән сайларга киңәш ителә.
Фитр сәдакасының минималь күләме быел узган ел дәрәҗәсендә – 100 сум, ә зәкәт түләүчеләр өчен 600 сум тәшкил итә. Сәламәтлек торышы буенча ураза тота алмаучыларга һәм аны икенче көнне тулыландырырга мөмкин булмаган очракта, һәр калдырылган көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнгән. Зәкәт түләү өчен нисаб 230 мең сум тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.