Корбан бәйрәме 21 августа билгеләп үтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре даталары билгеләнгән. Беренчесен казанлылар 15 июньдә, икенчесен 21 августта бәйрәм итәчәкләр.
РФ Хезмәт кодексы, “ТР бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы закон һәм 2018 елның производство календаре буенча Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре Татарстанда бәйрәм ял көннәре булып исәпләнә. Беренчесе җомга көненә туры килә, икенчесе – сишәмбегә.
Рамадан ае 2018 елда 16 майда башлана, ә беренче тәрәвих намазы Татарстан мәчетләрендә 15 май көнне яңгыраячак.