Татарстанда тәүлек эчендә коронавирустан 21 мең 313 кеше прививка ясаткан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь, Екатерина Виславская). Казанда коронавирустан вакцинациянең яңа пунктларын ачу планлаштырылмый, эшли торганнары йөкләнешне җиңә, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Ул чиратлар пик сәгатьләрендә – эш көне башында һәм азагында гына була, дип кисәтте һәм вакцинациянең дүрт мобиль пунктын атады, анда чират башкалар белән чагыштырганда азрак.
Хәзер прививканы Казанда поликлиникаларда, шулай ук 14 мобиль пунктта ясатырга мөмкин, шул исәптән аларның икесе тәүлек буе эшли. Адреслары һәм эш режимнары KZN.RU порталында бастырылган. Моннан тыш, предприятиеләрдә 75 мобиль бригада эшли. Алар көненә 3 тапкырдан 7 тапкырга кадәр чыга, һәрчак 100-150 кешегә вакцина ясыйлар. Халыкның аз мобильле төркемнәренә, мәсәлән, урын өстендә ятучыларга вакцинация буенча бригадалар булдырылган.
В.Жаворонков сүзләренә караганда, 2 нче Азино, 76 урамында урнашкан «Мегастрой» гипермаркетындагы мобиль пунктларда, Альберт Камалиев проспекты, 26/12 адресы буенча урнашкан «Сбербанк» офисында, Мәҗит Гафури урамындагы «Барионикс» аквапаркы бинасында һәм Галимҗан Баруди урамындагы «Максимус» фитнес-клубында чиратлар иң азы.
12-нче ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1 млн 776 мең 616 кеше вакцина ясаткан, тәүлеккә үсеш – 21 мең 313 кеше. Шулардан 1 млн 213 мең 768 кеше икенче прививканы алган. Ревакцинацияне 40 меңгә якын кеше узган.
«Вакцинация планында халыкның активлыгы әлегә кадәр югары, без моңа бик шат», – диде Владимир Жаворонков. Ул вакцинация өчен препаратлар җитәрлек, «Спутник V», «Спутник Лайт» һәм «ЭпиВакКорон» складларда кирәкле күләмдә, дип өстәде.
«Вакцинация яхшы темплар белән барса, декабрь аеның беренче көннәрендә без олы яшьтәге халыкның 80%-ын вакциналаштыруга ирешә алачакбыз», – дип хәбәр итте үз чиратында ТР буенча баш санитария табибы урынбасары Любовь Авдонина.