В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Күпләп балалар туып торган, зур тизлек белән үсүче шәһәрдә идарә алдына масштаблы бурычлар куела. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, документлар әйләнешен цифрлаштыру һәм максатчан аудитория белән үзара хезмәттәшлекне җайга салу шундыйлардан, – диде шәһәр башлыгы. – Халык файдасына эшләү өчен үсәргә мөмкинлекләр бар. Бигрәк тә РФ президенты тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе эшчәнлеге төрле, шул ук вакытта гаилә институтын, аның абруен һәм кыйммәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш».
Исегезгә төшерәбез, Казанда Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгына конкурс үткәрелде. Әлеге вазифага 24 яшьтән 53 яшькә кадәрге 40 кеше дәгъва кылды. Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча финалга биш кеше чыкты, ә Елена Студеникина җиңү яулады. Конкурсның эксперт комиссиясен мэр җитәкләде.
Илсур Метшин яңа җитәкчегә уңышлар һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде.