(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). 15-нче июльдә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсе эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Бу көнне бизнес вәкилләре Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте белгечләренә мөрәҗәгать итә һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә кагылышлы сорауларын бирә алачаклар. Түләүсез консультацияләр 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Большая Красная ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а адреслары буенча үткәреләчәк, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Кабул итүгә 13-нче июльдән 14-нче июльгә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (тәнәфес – 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр) +7(843)238-60-62, +7(843)238-36-32 телефоннары буенча язылырга мөмкин, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да күрсәтергә кирәк.
Консультациягә язылган эшмәкәрләргә идарә һәм аның территориаль бүлекләренә барганда сулыш органнарын (битлекләр, респираторлар) һәм кулларны (перчаткалар) шәхси саклау чараларын кулланырга кирәк.